Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • “Ислам дөньясы” мөселманнарны җыйды

    27-29 ноябрьдә, чаллылыларга алдан хәбәр ителгәнчә, шәһәрнең 27нче бистәсендә урнашкан "Хәләл үзәк"тә "Ислам дөньясы" дини китаплар күргәзмәсе эшләде. Бу зур чараны Татарстан Диния нәзарәте, Чаллы шәһәре мөхтәсибәте һәм "Хәләл үзәк" оештырды. Күргәзмәдә Чаллы, Түбән Кама, Казан, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдән дистәгә якын нәшрият катнашты. Чаллыда беренче тапкыр оештырылучы күргәзмәне тантаналы...

    27-29 ноябрьдә, чаллылыларга алдан хәбәр ителгәнчә, шәһәрнең 27нче бистәсендә урнашкан "Хәләл үзәк"тә "Ислам дөньясы" дини китаплар күргәзмәсе эшләде. Бу зур чараны Татарстан Диния нәзарәте, Чаллы шәһәре мөхтәсибәте һәм "Хәләл үзәк" оештырды. Күргәзмәдә Чаллы, Түбән Кама, Казан, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдән дистәгә якын нәшрият катнашты.

    Чаллыда беренче тапкыр оештырылучы күргәзмәне тантаналы ачу җомга көнне иртәнге сәгать 10да булды.

    Беренче булып шәһәребез мөселманнарын, "Хәләл үзәк"кә килгән гыйлемгә омтылучыларны күргәзмә ачылу уңаеннан Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин тәбрикләде. "Ак мәчет"тән Рөстәм хәзрәт мәкам белән Коръән сүрәләре укыды.

    Чарага Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге хезмәткәре Тимергали хәзрәт Юлдашев килгән иде. Ул шәһәр халкын Татарстан мөфтие исеменнән сәламләп, изге теләкләрен җиткерде. Мондый күргәзмәләрнең бик тә кирәклеген әйтеп, аның дәвамлы булуын теләде.

    Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов күргәзмәне шәһәребез мөселманнары өчен зур вакыйга, чын мәгънәсендә, белем бәйрәме дип атады.

    "Күргәзмә беренче тапкыр үткәрелә. Күптәнге теләк-максатыбызны тормышка ашырдык, әлхәмдулиллаһ. Үзебезнең Чаллыда да хәйран гына нәшриятлар бар. "Ислам нуры" нәшрияты 20 елдан артык эшләп килә, "Ак мәчет"нең, "Тәүбә" мәчетенең үз нәшриятлары бар. Беренче максатыбыз, шулар белән халыкны таныштыру, китапларын күрсәтү иде. Икенче максатыбыз - Татарстанда, Россиядә басылган китапларны тәкъдим итү. Чит төбәкләрдән дә үз продукцияләре белән нәширләрне чакырырга ниятебез бар иде. Ләкин мондый чараны әле беренче генә үткәрү сәбәпле, бу юлы чикләндек. Алга таба, мөмкинлекләребезне чамалап, Мәскәүгә, Башкортостан, Чечен, Дагыстанга да чакыру җибәрергә мөмкин булыр, иншаллаһ", - ди Әлфәс хәзрәт Гайфуллин.

    Күргәзмәдә "Ислам нуры" үзәге, "Тәүбә" мәчете, "Ак мәчет" мәдрәсәсе басмалары, Мәскәүнең "Мәрҗани", Казанның "Хозур", Түбән Каманың "Рисәлә" нәшриятлары продукциясе тәкъдим ителде. Аларда нәшер ителгән китаплар барысы да укучыга Ислам дине турында дөрес белем бирә. Танылган автор, табиб-терапевт, мөгаллимә Галимә Харисова үз китапларын тәкъдим итте. Тантаналы өлештән соң халыкны пылау, чәй белән сыйлау булды.

    Күргәзмәгә килүчеләргә дини китаплар белән бергә "Хәләл үзәк"тән хәләл ризык, көнкүреш әйберләре, кул эшләре һәм сувенирлар алу мөмкин иде.

    28-29 ноябрьдә китап сөючеләр китап авторлары белән очраштылар. Дин темасына бик күп китаплары, вәгазьләре аша күпләребезгә таныш Идрис хәзрәт Галәветдин "Мөселманга кәфер дип әйтмә!" дигән очрашу үткәрде һәм вәгазь сөйләде. Мөселманнар яраткан китаплар авторы, "Җәмигъ" мәчете имамы Мәлик хәзрәт Ибраһим "Ислам. Сорауларга җавап" дигән темага әңгәмә корды, вәгазь сөйләде. Галимә Харисова "Изге Коръәнне дөрес уку", "Заман авыруларын кисәтү һәм дәвалау серләре" турында чыгыш ясады.

    Өч көн дәвамында "Хәләл үзәк" гөрләп торды. Үзәктә дини басмалар ел әйләнәсе сатыла. Рәхим итегез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: