Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Ислам тарихы” китабы дөнья күрде

“Хозур” нәшрият йорты Мөхәммәдшакир бине Мөхәммәдзакир Сөләйманиның дүрт томлы “Ислам тарихы” китабын нәшер итте.

“Хозур” нәшрият йорты Мөхәммәдшакир бине Мөхәммәдзакир Сөләйманиның дүрт томлы “Ислам тарихы” китабын нәшер итте. “Ислам тарихы” ХХ йөз башында татар телендә нәшер ителгән бик кыйммәтле хезмәт булып тора. Ул гарәп кабиләләренең һәм кавемнәренең кыскача тарихын тасвирлаудан башланып, үз эченә Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең нәсел-нәсәбе, тормышы, Ислам диненең таралуы, тугрылыклы хәлифәләр чорын ала.

Хезмәтнең авторы Мөхәммәдшакир бине Мөхәммәдзакир Сөләймани гарәп һәм төрек телләрендә иҗат ителгән һәм дөньякүләм билгеле булган тарихи чыганакларга таяна, аларда тасвирланган вакыйгаларны чагыштырып, үз әсәрендә бары тик тикшерелгән һәм тәгаен билгеле булган мәгълүматларны туплый.
Әлеге чыганаклар арасында бөек фикер ияләре, мөселман галимнәре һәм тарихчылары Гыйззетдин Әл-Җәзәринең, Ибнел Халдун, Әхмәт Җәүдәт паша, татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең хезмәтләре.

Бер гасырдан артык вакыт узгач, Мөхәммәдшакир бине Мөхәммәдзакир Сөләйманиның “Ислам тарихы” гарәп имлясыннан күчерелеп, янә киңкатлам укучыларга тәкъдим ителә, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/iman/islam-tarikhy-kitaby-d-nya-k-rde/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев