Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ислам телеканалы булачак

Гомумроссия ислам телевизион каналын булдыру көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Әлеге медиапроект рухи-әхлакый кыйммәтләрне, Россиядә яшәүче мөселман халыкларының милли мәдәниятен популярлаштырырга ярдәм итә алыр иде. Бүген алдагы дүрт елга яңадан Татарстан мөфтие итеп сайлап куелган Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөселманнарының VII корылтаенда ясаган чыгышында шулай дип белдерде. "Массакүләм мәгълүмат чараларына...

Гомумроссия ислам телевизион каналын булдыру көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Әлеге медиапроект рухи-әхлакый кыйммәтләрне, Россиядә яшәүче мөселман халыкларының милли мәдәниятен популярлаштырырга ярдәм итә алыр иде. Бүген алдагы дүрт елга яңадан Татарстан мөфтие итеп сайлап куелган Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөселманнарының VII корылтаенда ясаган чыгышында шулай дип белдерде.

"Массакүләм мәгълүмат чараларына дини вакыйгаларны яктыртканда игътибарлырак булырга һәм һәр сүзне үлчәп язарга киңәш итәр идем. Бернинди дини нигезе булмаган көнкүреш конфликтларны кешеләрнең нинди диндә булулары белән бәйләү дөресме икән? Үзләре дә теләмәстән дип ышанасы килә, журналистлар җәмгыятебездә милләтара һәм динара киеренкелекне арттыра. Этноконфессиональ тематикага бәйле вакыйгаларны яктырту стандартларын эшләп чыгару артык булмас дип уйлыйм", - дигән фикердә Татарстан мөфтие.

Камил хәзрәт дөрес һәм уйлап корылган мәгълүмати сәясәтнең киң җәмәгатьчелеккә Исламның асыл кыйммәтләрен җиткерергә, татар рухи мирасын сакларга, экстремизмга каршы торырга мөмкинлек бирәчәген билгеләп узды. Мөфти, экстремизм һәм терроризм идеологиясенә каршы тору темасына тукталып, икътисади үсешкә ирешкән субъектлар һәрвакыт радикаль көчләр өчен төбәү ноктасы (мишень) булып торуын ассызыклады. "Чөнки, мондый регионнар, беренчедән, матди база буларак кабул ителә; икенчедән, күпсанлы мигрантлар арасында билгеле бер җимергеч сәясәт алып бару өчен уңайлы җирлек булып тора. Шуңа күрә, безнең өчен әлеге тенденцияләргә каршы торырга һәм чит йогынтыга бирелми кала белү бик мөһим. Диннәр арасындагы яхшы һәм күркәм мөнәсәбәтләрне саклап калу киләчәктәге үсешнең һәм яшәешнең төп шарты булып тора", - диде.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/17/138911/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев