Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Исмет Эрикан: ТР һәм Төркия арасында товар әйләнеше 1 млрд долларга җитәргә тиеш

Тышкы сәүдә күләмен арттыру юнәлешендә эшләгәндә туризмны да үстерергә кирәк дип саный Төркиянең Казандагы Генераль консулы.

Татарстан һәм Төркия арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 1 миллиард долларга җитәргә тиеш. Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта Төркия һәм Татарстан арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 325 миллион доллар тирәсе тәшкил итә. Бу гына җитәрлек түгел, аны һичьюгы 1 миллиард долларга җиткерергә кирәк», - дип искәртте спикер.

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге юнәлештә эшләгәндә туризмны да үстерү мөһим. «Быел Төркиягә Россиядән 6 миллионнан артык турист килгән. Без Россия туристларын үз илебездә күрүебезгә бик тә шатбыз. Әлбәттә, бу санның да артуын телибез», - дип искәртте Исмет Эрикан.

 

 

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/11/195123/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев