Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җитәкчеләр халыкны тыңлый

Хакимият җәмәгать кабул итү пунктында һәр атнаның сишәмбесендә җитәкчеләр шәһәрдәшләрне кабул итә. Бу атнада биредә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Абдуллин халык белән очрашты. Очрашуга 7 кеше килгән иде. Аларны торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы мәсьәләләр - лифт өчен түләү, күп катлы йортларга газ кертү һәм гомуми йорт чыгымнары өчен...

Хакимият җәмәгать кабул итү пунктында һәр атнаның сишәмбесендә җитәкчеләр шәһәрдәшләрне кабул итә.
Бу атнада биредә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Абдуллин халык белән очрашты. Очрашуга 7 кеше килгән иде. Аларны торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы мәсьәләләр - лифт өчен түләү, күп катлы йортларга газ кертү һәм гомуми йорт чыгымнары өчен түләүнең күләме борчый.
Шәһәрдәшләрне борчыган сорауларга хаким урынбасары Флера Андреева да җавап бирде. "Очрашулар атна саен була. Моның өчен 47-43-02 телефоны буенча алдан язылырга кирәк", - ди җәмәгать кабул итү пункты җитәкчесе Ольга Горбунова.
Биредә шулай ук Россия Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Советы һәм шәһәр советы депутатлары белән очрашуга да язылырга була. Моның өчен 37-45-69 телефонына шалтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев