Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген Татарстанда болытлы һава торышы фаразлана. Кар, җепшек кар, вак яңгыр көтелә.
Урыны белән бозлавык, буран һәм томан, дип кисәтә синоптиклар. Юлларда бозлавык, кар боткасы була. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы -11..-6 градус, иртән -6..-1 градус көтелә. Көндез -1..+2 градуска кадәр җылытачак.
Нет комментариев