Югары уку йортлары абитуриентлар көтә
Нинди яңалыклар бар?
Россиядә 20 июньнән югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Быелгы кабул итү кампаниясендә нинди үзенчәлекләр бар, уку йортлары нәрсәләр тәкъдим итә һәм нинди өметләр баглый. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында сөйләштеләр.
РФ Фән һәм югары белем министрлыгының яңа боерыгы нигезендә быел абитуриентларны кабул итү тәртибендә үзгәрешләр бар. Бу боерык 2029 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак, дип аңлатты ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева. Ул үзгәрешләрдә кыскача тукталды.
Нинди үзгәрешләр кертелгән?
Бюджетка укырга керү өчен, аттестатның төп нөсхәсе урынына, 1 югары уку йортына керү турындагы ризалык документын тапшырырга кирәк.
Документларны 5 югары уку йортына, һәрберсендә 5 белгечлеккә тапшырырга мөмкин.
Ләйлә Фазлыева Татарстандагы һәр югары уку йортының кабул итү үзенчәлекләре булуын да ассызыклады. «Шәхси казанышлар да исәпкә алына, һәм бу эштә югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итүче заказчы зур роль оешма уйный. Алар кабул итү кампанияләрендә актив катнаша», – дип билгеләп үтте ул.
Мисал өчен, максатчан квота буенча укырга керүчеләр заказчы һөнәри юнәлеш бирү чараларында катнашкан өчен өстәмә 5 балл алырга мөмкин. Бу баллар шәхси казанышлар балларына өстәлә. Шулай итеп, «целевик» абитуриентның 15 өстәмә балл алу мөмкинлеге бар.
Кемнәр өчен аерым квоталар каралган?
Ләйлә Фазлыева махсус квота буенча укырга керүче абитуриентлар категориясен атады. Инвалид балалар, I һәм II төркем инвалидлар, ятимнәр һәм башка категорияләр өчен махсус квота каралган. Квота бюджет урыннарының гомуми күләменең кимендә 10%ын алып тора.
Моннан тыш, аерым квота бар. Бюджет урыннарының ким дигәндә 10%ын Россия Геройлары, өч Батырлык ордены белән бүләкләнүчеләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның балалары өчен каралган. Алар аерым квота кысаларында имтиханнарсыз кабул ителә. (Иҗади яки һөнәри юнәлештәге өстәмә сынаулар булганда гына искәрмә).
Документларны ничек тапшырырга?
• Онлайн: РФ Дәүләт хезмәтләре порталында (Госуслуги) «Поступление в вуз онлайн» сервисы яки университетның мәгълүмати системасы аша
• Уку йортына барып, шәхсән
• Почта элемтәсе аша
Өстәмә имтиханнарсыз уку йортына керүчеләр өчен документлар кабул итү 25 июльдә төгәлләнә. Керү өчен иҗади яки һөнәри юнәлештәге өстәмә сынаулар каралган булса, документлар кабул итү 20 июльдә, ә 20 сентябрьдә түләүле белем алуга документлар кабул итү тәмамлана.
Кайсы юнәлешләрдә иң күп бюджет урыннары?
ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сүзләренчә, югары белем программаларына 45 югары уку йорты кабул итә. Бюджет нигезендә укырга кабул итү өчен 23,1 меңнән артык урын бүлеп бирелгән. Узган ел белән чагыштырганда бу сан 4,5 процентка арткан.
«Бюджет урыннарының якынча 60 проценты традицион рәвештә 3 эре югары уку йортына туры килә: Казан федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты һәм Андрей Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ).
Иң күп бюджет урыннары инженер-техник юнәлешләр һәм педагогикага бүлеп бирелде», – дип аңлатты ул.
Максатчан укырга керү өчен нишләргә?
Министр максатчан уку механизмы турында да сөйләде.
«Заказчы оешмалар максатчан укыту турында килешүләр төзү тәкъдимнәрен ачык рәвештә «Россиядә эш (Работа в России)» порталы – хезмәт базары һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге Бердәм цифрлы платформада урнаштыра. Эш бирүчеләрнең тәкъдимнәренә Россиянең теләсә кайсы төбәгеннән абитуриент җавап бирә ала. Бу – кабул итү кампаниясе вакытында гариза һәм документлар тапшыру чорында башкарыла. Абитуриент кайсы заказчының тәкъдиме буенча укырга керүен күрсәтә.
2025-2026 уку елына кабул итү кысаларында «Россиядә эш» порталына 1900дән артык эш бирүчедән 4000 меңгә якын гариза урнаштырылган», – дип аңлатты Илсур Һадиуллин.
Сораулар булса – кайнар линия: телефон номеры: 8(843)294-95-29
Гөлүзә Ибраһимова. «Татар-информ»нан кыскартып бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев