Әлеге фаҗига Түбән Камада булды.
Кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте Түбән Кама шәһәрендә булды. Якынча мәгълүматлар буенча «KIA» машинасын йөртүче тиешсез урында борылып, икенче машина белән бәрелешә.
Нәтиҗәдә йөртүче төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ала, ә аның пассажиры урында һәлак була.
Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары һәлакәтнең сәбәпләрен тикшерәләр.
Фото видеодан скриншот
Нет комментариев