Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Юл-транспорт һәлакәтенә очрап, берничә ай комада яткан Гөлгенә Сафина туган ягына кайтты

Ул 30лап операция кичерә.

Кичә Испания клиникаларында дәвалану һәм тернәкләндерү курслары үткән, Актаныш кызы, Чаллының медицина көллияте студенты Гөлгенә Сафина Татарстанга кайтты. «Өч ел дәваланганнан соң беразга авылга кайттык. Гөлгенә шулай теләде», – диде аның әнисе Ландыш ханым. 

2019 елның 30 июнендә М-7 автотрассасының 1117нче километрында коточкыч авария була. «ВАЗ» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыгып «Лада Калина» машинасы белән маңгайга-маңгай бәрелешә. Ике машина да юл кырыена төшеп китә. «Калин»ны йөртүче һәм аның 19 яшьлек пассажиры урында ук үлә.

Ә 19 яшьлек Гөлгенә Сафинаны Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә озаталар. Актаныш районы Ахун авылы кызының баш мие һәм эчке органнары бик каты зарарлана. 7 августта республика клиник хастаханәсенә күчерәләр. 10 операция ясыйлар, әмма ул аңына килә алмый.

Игелекле кешеләр ярдәме белән Гөлгенә әти-әнисе белән Испаниягә китә. Биредә 20дән артык операция кичерә. Аңына килә, әкренләп сөйләшә башлый, укырга-язарга өйрәнә. Табиб-инстукторлар ярдәме белән беренче адымнарын да ясый. «Гөлгенәбезгә ярдәм иткән бар кешегә дә рәхмәт. Әле тернәкләнү курсын дәвам итәргә кирәк», – ди әнисе.

Гөлгенәне Казан аэропортында абыйсы Илфак чәчәкләр белән каршы алды. «Бик дулкынландыргыч булды, рәхмәт улыма»,  – ди Ландыш ханым. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ фаҗига