Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Юл-транспорт һәлакәтендә – кеше үлеме

Фаҗига Чаллы янында булды.

Узган ял көнендә Чаллы-Сарман трассасында юл-транспорты һәлакәте булды. Нәтиҗәдә 74 яшьлек Казан кешесенең гомере өзелде. 

Татарстан дәүләт автоинспекциясенең якынча мәгълүматлары буенча, иртәнге сәгать 9да 49 яшьлек хатын-кыз Renault Sandero машинасы белән көтмәгәндә юл кырыена төшеп китә.

Урынга килгән ашыгыч ярдәм хезмәте бригадасы 74 яшьлек хатын-кызның үлемен раслый. Ул машина йөртүченең әнисе булып чыга. Машина йөртүче исә тиз арада якындагы хастаханәгә озатыла. 

Әлеге фаҗигане Тукай районы прокуратурасы үзенең контроленә алды. 

Фото ТР Прокуратурасының матбугат хезмәтеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: югалту юл-транспорт һәлакәте үлем-китем