ЮХИДИ хезмәткәрләре ерак юлга чыгуны кичектереп торырга киңәш итә
Торак пунктлардан читкә чыгуны кичектерергә, юлга чыгар алдыннан машинаның төзеклеген тикшерергә кирәк.
Татарстанда бүген көн дәвамында һава торышы бозылыр дип көтелә. Синоптиклар фаразлавынча, күп итеп кар явачак, буран чыгачак, юлларда кар көртләре хасил булачак.
Моны күздә тотып, Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә начар һава шартларында юлда сак булырга кирәген искәртә. "Торак пунктлардан читкә чыгуны кичектереп торырга, юлга чыгар алдыннан машинаның төзеклеген тикшерергә кирәк", - ди алар. Трассада да тизлекне арттырмаска, алдан уйланмаган, кискен маневрлар ясамаска киңәш ителә.
Чаллыда да бүген кар явачак, һава температурасы -8 градусны тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев