Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ИЮЛЬ мәшәкатьләре

Бакча җиләге, карлыган, кура җиләге өлгереп килә, чия пешү алдында тора. Тәҗрибәле бакчачылар бу вакытта туфракны, җимешләр эрерәк һәм сусылрак булсын өчен, чагыштырмача дымлы хәлдә тотарга кирәген беләләр. Киләсе елда уңыш бирәсе җимеш бөреләре дә шушы чорда формалаша. Шуңа күрә бакча культуралары июль аенда да яхшы туклану алырга тиеш. Июльдә...

Бакча җиләге, карлыган, кура җиләге өлгереп килә, чия пешү алдында тора.

Тәҗрибәле бакчачылар бу вакытта туфракны, җимешләр эрерәк һәм сусылрак булсын өчен, чагыштырмача дымлы хәлдә тотарга кирәген беләләр. Киләсе елда уңыш бирәсе җимеш бөреләре дә шушы чорда формалаша. Шуңа күрә бакча культуралары июль аенда да яхшы туклану алырга тиеш. Июльдә нигездә фосфор-калийлы ашламалар белән тукландыралар. Бу айда чүп үләннәренә каршы көрәшне дәвам итегез - аларга орлыкланырга ирек бирмәгез.

Җылы һәм дымлы һава нәтиҗәсендә соры черек авыруы эләктергән бакча җиләген җыеп алып яндырыгыз яки җиргә күмегез. Бу вакытта әлеге чирне таратмас өчен кулыгыз белән сәламәт җиләкләргә кагыла күрмәгез. Июль азагында җиләкне утырта да башлыйлар. Моның өчен ашлама кертеп, участокны алдан казып әзерләп куегыз. Уңышын җыеп бетергәч, җиләк түтәлен фосфорлы-калийлы ашлама белән тукландырыгыз һәм яхшылап су сибегез. Бу эшләр киләсе ел уңышы өчен нигез булып тора. Әгәр җиләк ныклап авырый икән (көрән таплар, ончыл чык, соры черек), уңышны җыеп бетерүгә яфракларны чабыгыз да, компост һәм тирес өеме астына күмеп калдырыгыз. Профилактика өчен җиләккә 1 процентлы бордо катнашмасы бөркегез. Әгәр авырулар көчле түгел икән, яфракларны чабарга кирәкми.

Җимеш муллыгыннан салынып төшкән карлыган һәм крыжовник ботакларын, җимешләре җиргә тиеп черемәсен өчен күтәрттереп куегыз. Әлеге куакларны тукландыру һәм аларга су сибү турында да онытмагыз: хәзер аларга туклыклы матдәләр бигрәк тә күп кирәк. Тукландыру өчен сыер тизәге яки көл һәм суперфосфат кушылган кош тизәге яхшы.

Кура җиләгенең даими рәвештә яңа үрентеләре чыгып тора - аларга үсәргә ирек бирмәгез, йолкып атыгыз. Бу үрентеләр җимеш бирүче куакның туклыклы матдәләрен суырып, уңышны киметә. Җиләк өлгерер алдыннан аны тукландырыгыз һәм күп итеп су сибегез.

Күз күренеп алмалар үсә. Уңыш авырлыгыннан җиргә салынган ботакларга терәгечләр куегыз. Кортларны даими рәвештә җыеп, юк итеп барыгыз. Коры көннәр булса, алмагачка мул итеп су сибегез.

Чия өлгереп килә, ләкин шул ук вакытта аның авырулары да ешрак күренә. Сагыз күренсә аны юк итегез, бу урынны дезинфекцияләгез һәм бакча сумаласы белән сылап куегыз. Төптән килеп чыккан үсентеләрне тамырдан юк итегез.

Яшелчә, җимешләрне саклау урыннары, ягъни базлар, идән аслары, подвалларны да әзерли башлар вакыт җитте. Барлык тартмаларны, стеллаж итеп ясаганда файдаланган такталарны кояшка алып чыгып җилләтеп киптерегез. Әгәр аларда күгәрекләр бар икән, аларны 1-1,5 процентлы бакыр купоросы белән сөртеп, яхшылап киптерергә кирәк. Базларны известь белән агартып дезинфекциялиләр. Шулай ук күкерт яки сыер тизәге яндырырга да мөмкин. Дезинфекцияләгәннән соң базны берничә көн ныклап ябып торалар, ә аннары җилләтәләр. Бу эшне сузарга ярамый: яшелчәләрне сакларга салганчы күкерт һәм тизәк исе тулысынча очып бетәргә тиеш.

Франс ХӘЛИЛОВ,

һәвәскәр бакчачы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев