Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Изге Рамазан аенда мәчетне талап чыкканнар

Казакъстанда Рамазан аенда мәчетне талаганнар.

Алма-Ата өлкәсенең Кербүләк районында үзәк мәчетне билгесез бәндәләр талап чыккан. Бу хакта Казакъстанның Эчке эшләр министрлыгы рәсми вәкиле Алмас Садубаев сүзләренә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә. Җинаять узган төндә кылынган. Хокук саклау органнарына мәчетнең имамы гариза белән мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләре буенча, сейфтан 400 мең тәңгә, якынча 75 мең сум акчаны, шулай ук документларны урлаганнар.

Хәзерге вакытта хокук сакчылары җинаятьчеләрне эзли.


http://maydan.tatar/izge-ramazan-aenda-mechetne-talap-chykkannar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев