Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кабан дуңгызы каршыңа килеп чыкса... - ВИДЕО

Ял көннәрендә социаль челтәрләрдә Чаллы урамыннан йөгереп баручы кабан дуңгызы төшерелгән видео урнаштырганнар иде.

Урман кунагы ЗЯБ бистәсендәге автомобиль юлыннан койма буеннан бара, аннары сулга борылып китә.

Бу уңайдан "Шәһри Чаллы" хәбәрчесе 30 елдан артык тәҗрибәсе булган аучы Николай Фокин белән элемтәгә керде.

Шәһәрдәшебез әйтүенчә, быел Чаллыда кабан дуңгызын беренче тапкыр бер атна элек, ГЭС бистәсендә күргәннәр. ЗЯБтагы хайван да шул ук булырга тиеш, ди аучы. Мөгаен, хайван шәһәргә кырлар аша килгәндер.

Кабан дуңгызы белән очрашканда нишләргә? Николай Фокин фикеренчә, шәһәрдә бу ерткычтан качу ихтималы азрак, шулай да кереп качу өчен якында берәр урын эзләү яхшы. Әйтик, подъездга кереп, ишекне ябарга, яки якын булса, машинага утырырга мөмкин. Әлеге хайванны тавыш яки нинди дә булса әйбер белән куркыту мөмкин түгел, ди аучы. Агрессив кабан кешене казык тешләре белән 3 метрга кадәр алып атарга, өзгәләп атарга мөмкин.

Фото: https://www.pexels.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев