Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кабат битлек кияргә?

Роспотребнадзор өлкәннәргә җәмәгать урыннарында битлек кияргә киңәш итте.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) сәламәтлеге нык булмаган кешеләргә җәмәгать урыннарында һәм транспортында битлек кияргә киңәш итте. Бу хакта Роспотребнадзорның җитәкчесе Анна Попова уздырган селектор киңәшмәсе нәтиҗәләреннән чыгып, ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Российская газета» шул турыда яза.

«Омикрон» штаммының яңа төрләре китереп чыгара торган авыру еш кына гади салкын тию кебек үтсә дә, олы яшьтәге кешеләргә куркыныч яный, ди җитәкче.

Роспотребнадзорда зарарлану куркынычын киметү өчен кеше күп булган урыннарда һәм җәмәгать транспортында йөргәндә битлек кияргә, шулай ук кулларны дезинфекцияләү чараларыннан файдаланырга киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: роспотребнадзор коронавирус