Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кабат һава шартлары начарлана

«Мөмкин булса, ерак юлга чыгудан баш тартыгыз», - ди инспекторлар.

Синоптиклар фаразлавынча, бүген, 16 гыйнварда, Татарстанда һава шартларының начарлануы көтелә. Буранда күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да начаррак, җилнең тизлеге секундына 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

Машина йөртүчеләргә транспортлар арасында дистанцияне арттырырга, шулай ук куркыныч маневрлар һәм тормозга кинәт басудан сакланырга кирәк – тизлекне әкренләп киметегез. Мөмкин булса, ерак юлга чыгудан баш тартыгыз.

Юлда штаттан тыш хәл килеп чыккан очракта, 8(843)5 333 888 номеры белән дәүләт автоинспекциясенә мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы