Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кабат саныйлар

Бу юлы инде Бөтенроссия авыл хуҗалыгы буенча сан алу үткәрелә. Ул илебездә агымдагы елның 1 июленнән 15 августына кадәр дәвам итәчәк. "Чаллыда бу эшне 4 сан алучы башкарачак", - дип хәбәр итте дәүләт статистика бүлеге башлыгы Гөлнара Әхтәмова.

Әлеге чара авыл хуҗалыгының торышы турында рәсми мәгълүмат тупларга мөмкинлек бирә. Сан алу нәтиҗәләре исә авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме күрсәтү буенча карарлар кабул иткәндә нигез булып торачак.

Чаллыда 2156 респондент сорауларга җавап бирер дип көтелә. Аларның 1000нән артыгының үз хуҗалыгы бар. 1100дән артыгы үз бакчасында, берсе фермер хуҗалыгында эшли.

Сан алу вакытында түбәндәге сорауларга җавап бирергә кирәк булачак:

- җир участогының гомуми мәйданы;

- авыл хуҗалыгы культуралары төрләре буенча чәчү мәйданнары;

- җимеш бирә торган агач, куаклыклыклар, җиләклекләр, виноград һәм башкаларның саны;

- Терлек, кош, куян, бал кортларының саны.

Сораштыру үткәргәндә халыктан бернинди документ та таләп ителми. Сан алучы бланкларны бары тик сораштырылучы сүзләре буенча гына тутырачак. Сан алучыны тану катлаулы түгел: аның зәңгәр униформасына "Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу-2016" (ВСХН-2016) логотиплы жилет, кояштан саклаучы козырек һәм "Росстат" язулы портфель керә. Сан алучының үзе белән ВСХП-2016 хезмәткәре таныклыгы булырга тиеш. Ул паспорт күрсәткәндә генә гамәлдә.

Төп этап тәмамланганнан соң авыл хуҗалыгы санын алу объектларын сайлап контроль йөреп чыгу планлаштырылган, аны 16 августтан 24 енә кадәр инструкторлар үткәрәчәк. Шуңа күрә кайбер квартир һәм йортларга икешәр тапкыр киләчәкләр.

Татарстанстатның www.gks.ru сайтында ВСХП-2016 барышында файдаланылачак сан алу кәгазьләренең формалары урнаштырылган.

Авыл хуҗалыгы буенча сан алуга кагылышлы сорауларны nchelny@tatstat.ru. адресына җибәрергә кирәк. Сорауларга җавапларны 70-15-07, 70-22-20, 70-04-34 телефоннарыннан да алып була.

З. Фоатова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев