Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кабатланмас күргәзмә

Картиналар галереясенең зур залында ТР рәссамнар берлеге әгъзасы Юлия Абрамашвилинең «Алтын кояш нуры» дигән шәхси күргәзмәсе ачылды.

Экспозициядә Чаллы картиналар галереясе фондларыннан һәм авторлык коллекциясеннән эшләр урын алган.
Юлия Абрамашвили «Сынлы сәнгать һәм сызым» белгечлеге буенча Чаллы Дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Һәм гомерен иҗатка багышларга булган. Ул 2011 елдан балалар һәм өлкәннәр өчен «Радужный мир» сәнгать студиясен җитәкли. Рәссам үзенең остазы һәм иҗади рухландыручысы дип ТР халык рәссамы Мадияр Хаҗиевне саный. Аның өчен персонажларның характерлары, эмоциональ халәте кызыклы. Картиналар ясаганда ул төрле техникаларны куллана, үсешкә омтыла.
Күргәзмәне ачу танатанасы җылы,  дустанә шартларда узды. Кунакларга РФ һәм Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Дени Абрамашвили («Пычаклар белән бию»), халыкара конкурслар лауреаты, Мәскәүнең «Триумф» музыка агентлыгы солисты Леонид Скороходов, «Веретено» төркеме солисты Рөстәм Янгулов, джаз триосы солисты Елена Соколова үзләренең җыр-биюләрен бүләк итте. Экспозициядә 98 картина урын алган. Алар барысы да матур, үзенчәлекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күргәзмә