Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кач ману бәйрәменә фәрештә сынын татар рәссамы ясады

Бүген православие динен тотучылар Кач мануны (Крещение) билгеләп үтә. Бу көнне шәһәрдәшләребез махсус әзерләнгән урыннарда – бәкеләрдә коеначак, чиркәүләрдә су изгеләндереләчәк.

– Шәһәребездә махсус көйләнгән бәке Үзәк урамы янында Мәләкәс елгасында ачыла. Анда коткаручылар, табиблар кизү торачак. Моннан тыш  шәһәр пляжында, Боровецк чиркәве янында, Тукай районының Белоус поселогында, Мәләкәс авылында, «Райский берег» ял базасы территориясе янындагы коену урыннарында да кизү постлары булачак, – ди ГИМСның дәүләт инспекторы Зиннур Мостафин. 
Купель тирәнлеге 4 метр 60 сантиметр, боз калынлыгы 45 см. Ул койма белән уратып алынган. Коенучылар өчен чишенү бүлмәләре, җылы чәй эчү урыннары булдырылган. 

 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре су коенучыларга киңәшләр бирә:
* Купель янындагы чиратта 1,5 метрдан 2 метрга кадәр дистанцияне саклау мөһим.
* Исерек килеш коену тыела.
* Бәкедә бер минуттан да артык торырга ярамый. 
* Авыру кешеләргә коену киңәш ителми.

 

Быел купель янындагы фәрештә сыннарын ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, сынчы Факил Гайфетдинов ясады. 
– Аларны коллегам Анатолий Пашин үтенече буенча эшләдем. Аңа гаилә хәлләре буенча башка шәһәргә китәргә туры килде. Үзем мөселман булсам да, православие диненнән булган хезмәттәшем сорагач, гозерен кире какмадым. Аның эскизлары буенча эшләдем. Моның өчен миңа 4 көн вакыт кирәк булды, – диде рәссам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кач ману