Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Качаклар янында

    Хәзерге вакытта Чаллыда 270тән артык Украина качагы исәпләнә. Рәсмиләр белдерүенчә, шәһәр 1700ләп качакны кабул итәргә әзер. Алар өчен 400 эш урыны да тәкъдим ителә, яшәү шартлары да тудырыла. Халык арасында Чаллы каласына үзләре юл табып килүче Украина качаклары да бар дигән сүзләр йөри. Шәһәребез әле күптән түгел генә 128 качакны...

    Хәзерге вакытта Чаллыда 270тән артык Украина качагы исәпләнә.

    Рәсмиләр белдерүенчә, шәһәр 1700ләп качакны кабул итәргә әзер. Алар өчен 400 эш урыны да тәкъдим ителә, яшәү шартлары да тудырыла. Халык арасында Чаллы каласына үзләре юл табып килүче Украина качаклары да бар дигән сүзләр йөри. Шәһәребез әле күптән түгел генә 128 качакны үз кочагына сыендырган иде. Алар алдан әзерләнгән КАМАЗ тулай торакларына урнаштырылды. Биредәге урыннар буш булмый, әлбәттә, тулай торакларда яшәүчеләргә беркадәр кысылырга туры килде.

    Чаллының Рубаненко урамындагы 1/08 йортында Украинадан килүчеләр янында булдык. Дөрес, бирегә керү өчен махсус рөхсәт алырга туры килде. Тулай торакта яшәүче качаклар да матбугат вәкиле белән очрашуга атлыгып тормадылар. Шулай да, берничә кеше белән әңгәмә кору мөмкин булды. Шуларның беренчесе Донецкидан Влад Попов иде. «Без әти, әни һәм ике бала Украина чиген узып чыктык. Башта Ростов өлкәсендә качаклар лагерында булдык. Аннан безне Ростовка җибәрделәр, аннан инде очкыч белән Чаллыга озаттылар. Бирегә килүчеләр арасында урыслар да, украиннар да бар, дип уйлыйм. Монда шартлар яхшы. Өч тапкыр тәмле итеп ашаталар, эш тәкъдим итүләр дә булды. Безгә бушлай бүлмә дә бирделәр, шундагы ятакларда йоклыйбыз», - диде Влад.

    «Чаллыда озак торырга җыенасызмы, туган якларга кайтырга исәп бармы?» дигән сорауга ул: «Анда сугыш, кире кайту ихтималы юктыр», - дип җавап бирде. Поповтан Украинадан чыгучылар арасында татарларның булу-булмавы белән дә кызыксындык. «Алар бар, ләкин Татарстанга җибәрелгәннәр арасында күрмәдем», - ди Влад. Аннан соң Поповлар яшәгән бүлмәдә булып, торак шартлары белән кызыксындык. Гаилә башлыгы «өйдә» түгел иде, әни кеше әңгәмәдән, камерага төшерүдән баш тартты.

    Тулай торакның икенче катында бер төркем качаклар бирегә ярдәм буларак китерелгән кием-салымнарны үзара бүлешә иде. Безнең сорауларга Луганск өлкәсе Ровеньки шәһәреннән булган Таня Сидорова беркадәр җавап бирде. «Безне көтмәгәнчә яхшы каршы алдылар, ашаталар, барысын да эшлиләр. Улым тегендә калды. Шушы көннәрдә ул да Чаллыга килеп җитәргә тиеш. Ватанга кайтырга өметебез бар. Ләкин үзгәрешләр булмаса, кайту турында уйлау мөмкин дә түгел. Монда эш тә, мәктәп тә, балалар бакчасы да тәкъдим итәләр. Ростовта чакта качакларга төрле төбәкләргә барырга тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, Архангельски яки Чаллы, диделәр. Без автокаланы сайладык. Берсен дә сайламасак, тагын көтәргә кирәк иде. Икенче көнне Чабаксарга китәргә була иде», - диде Таня Сидорова.

    Без Чаллыдагы украин милли-мәдәни автономия рәисе Владимир Манковский белән дә элемтәгә кердек. Аның әйтүенчә, шәһәргә үз юллары белән 140лап качак килгән. Ул шуларны урнаштыру белән мәшгуль. «Көн саен шалтыраталар, яшәү шартлары булдыруны сорыйлар», - дип белдерде ул безгә.

    Әлегә качакларга 90 көнгә кадәр яшәү рөхсәте бирелгән. Әңгәмәдәшләребездән дә, Маньковский әфәндедән дә качакларның күбрәк нинди милләттән, украинмы, урыслар булуымы хакында да кызыксындык. Ләкин бу сорауга төгәл җавап бирергә теләмәү хисе сизелде. Бары алардан «всякие есть» дигән җавап кына ишеттек.

    Күптән түгел Чаллы халкы гуманитар ярдәм буларак җыйган дарулар, кием-салым Ростов өлкәсенә озатылды. Чаллы сәламәтлек саклау оешмаларыннан 13 кеше Ростов өлкәсендәге украина качаклары лагерьларына китте. Алар биредә медицина хезмәткәрләрен барлап аларга Чаллыда эш, фатир бирү мәсьәләсен өйрәнәчәк.

    9 июльдә Украинада ополчение ягында сугышкан Михаил Насыров вафат булган. Аны туган ягы Чаллыга алып кайтып җирләделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: