Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кадерле ядкәр

Күренекле татар тарихчысы, мәгърифәтче, тәрбияче, журналист, 1922-1936 елларда Россия Диния нәзарәтендә мөфти вазыйфаларын башкарган дин әһеле, олуг галим Ризаэддин Фәхреддингә багышланган "Гаилә-кечкенә бер дәүләттер" дигән китап чыкты. Анда 60 данәгә якын фото тупланган. Аларны бары тик фотосурәт дип кенә карау аз, бу истәлекләргә гасырдан артык вакыт үткән, гаиләнең олы ядкәре...

Күренекле татар тарихчысы, мәгърифәтче, тәрбияче, журналист, 1922-1936 елларда Россия Диния нәзарәтендә мөфти вазыйфаларын башкарган дин әһеле, олуг галим Ризаэддин Фәхреддингә багышланган "Гаилә-кечкенә бер дәүләттер" дигән китап чыкты.

Анда 60 данәгә якын фото тупланган. Аларны бары тик фотосурәт дип кенә карау аз, бу истәлекләргә гасырдан артык вакыт үткән, гаиләнең олы ядкәре итеп сакланган.

Әлмәт районы Кичүчат авылындагы Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее директоры Диләрә Гыймранова сүзләренә караганда, үзенчәлекле фотоальбом булдыру аның күптәнге хыялы булган. "Чөнки фотоларны музей фондына тапшырган вакытта галимнең туганнарыннан "Сез бит бездән аларның күз нурларын алып китәсез", - дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде, аларга җавап таба алмыйча аптырап калган чаклар булды. Хәзерге заманча технологияләр чорында электрон вариантта эшләргә, сканер аша эшкәртеп күчермәсен ясарга мөмкинлекләр бар, тик төп нөсхәне берни дә алыштыра алмый бит. Башка төрле юлларны эзләп карарга булдык. Гаилә фотоальбомы ясап һәрбер туганына китап рәвешендә затлы басма бүләк итәсе килде. Уйлана торгач, мондый кызыклы хыялны тормышка ашыру мөмкинлеге туды", - ди филология фәннәре кандидаты. Ул ТР мәдәният министрлыгы уздырган бәйгедә катнаша. Бик күп эшләр арасыннан Кичүчат музее грант ота. Проект Р.Фәхреддиннең 155 еллык юбилее уңаеннан гаилә фотоальбомын бастыруга багышланган була.

Диләрә Гыймранова гаилә архивында йөз елдан артык сакланган истәлекләрдән төзелгән альбом фотосурәтләрнең арткы ягында язылган кулъязмалар белән басылса, аның гыйльми кыйммәте тагын да артыр, дип уйлый. Әлеге нияте белән ул Р.Фәхреддиннең кулъязма мирасын тәрҗемә итүдә бик күп хезмәт куйган галим, Кол Гали, Каюм Насыйри, Р.Фәхреддин премияләре лауреаты, РФ атказанган фән эшлеклесе Әнвәр Хәйригә мөрәҗәгать итә. "Р.Фәхреддин хезмәтләре белән утырырга кирәк, дисәм, шунда ук кырык эшен ташлап, ризалаша торган иде, мәрхүм. Җиң сызганып эшкә керештек: мин фотографияләрне сканер аша чыгарып, янына буш таблица ясап, электрон вариантта Әнвәр абыйга җибәрәм. Ул төне буе сурәтләрнең артындагы гарәпчә язмаларын тәрҗемә итеп, миңа җибәрә. Әллә үләсен сизенгән, ашыга-кабалана тырышты, киңәшләрен биреп калырга ашыкты, әти белән кыз кебек, бик җылы мөнәсәбәттә эшләдек. Аның язган хатларын әле дә саклыйм", - дип искә ала Диләрә ханым.

Аның сүзләренчә, фотоларның арткы ягына "истәлек өчен" дип кенә язылган булса, бәлки кызыксыну уянмаган булыр иде. Кулъязмаларны укыган вакытта без күптәннән онытып бара торган, халкыбызның тел байлыгын чагылдырган "сагынмаклык", "гомерлек ядкарем", "ядкарь гаҗизанәм", "туганкаем", "яраткан сеңлем", хөрмәтле әткәем вә әнкәемә" дигән җылы сүзләр игътибарны җәлеп итә.

Ә Р.Фәхреддин үзе балаларына язган фотоларда "сөекле балакайларым", "газиз балаларым" дип мөрәҗәгать иткән, "бәхет вә тәүфыйк, сәгадәт теләүче әткәләре" дип балаларына даими рәвештә изгелек теләп торуын күрсәткән. Истәлекләргә язылган сүзләр сурәткә төшкән шәхеснең характерын ачарга, гаилә тарихында уелган тарихи фактларны ачыкларга ярдәм итә. Фотолар арасында Р.Фәхреддиннең шәхси экземплярлары сакланып калуы куанычлы. Ул казый вазыйфасына билгеләнеп Уфа шәһәрендә яши башлагач, 1892 елда беренче тапкыр фотога төшкән. Шул дәвердән башлап 1927 елга кадәр ялгызы, гаилә әгъзалары, хезмәттәшләре белән күп тапкырлар истәлеккә төшүе билгеле. Р. Фәхреддиннең һәм якыннарының сакланып калган сурәтләре нигезендә Россиянең фотосалоннары тарихын да өйрәнергә мөмкин. Истәлекләр арасында Уфа, Казан, Оренбург, Ленинград шәһәрләрендә төшерелгәннәре, хәтта Мәккәдән кайтканнары да бар. XX йөз башында фотоателье тоткан шәхесләр зәвык мәсьәләсен, сурәткә төшү мәдәниятен киң катлам халыкка җиткерергә тырышканнар. Ул фотоларны вакыт үзенчә сынаган, шуңа да карамастан, алар бик яхшы сыйфатта сакланганнар. Андагы татар зыялыларының кием әдәпләре, салоннарның интерьерлары, йөз-кыяфәте генә түгел, аларның эчке халәте дә игътибарны җәлеп итә. Апа белән сеңел, ир белән хатын, әни белән бала төшкән фотолардагы якын хисләр, тойгылар гасырлар үтсә дә сизелеп тора, кайбер сурәтләрдә шәхесләрнең күз нурлары балкып безгә дәшкән кебек тоела.

Гомумән алганда, әлеге җыентык халкыбызга киләчәк буынны тәрбияләүдә ярдәмгә килер, һәрбер гаиләдә үз фотоальбомын булдырырга, ә булганнарын тиешле дәрәҗәдә сакларга этәргеч бирер дип ышанасы килә. Китап 500 данә тираж белән нәшер ителде.

Сүз уңаеннан, фотога төшү сәнгатен үстерүне күздә тотып, Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музеенда "Мизгел" салоны булдырылды. Биредә узган гасырга кайтып, милли киемнәр киеп, фотога төшәргә мөмкин. Гаилә архивына салырдай сыйфатлы истәлек булдырырга теләүчеләрне музейда көтеп калабыз.

Гөлнара Гудаерова,

Р.Фәхреддин мемориаль музее хезмәткәре,

ТР Журналистлар берлеге әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев