Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кадыров Путин турында иң яхшы шигырь өчен iPhone вәгъдә итә

Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров Президент Владимир Путин турында иң яхшы шигырь укучыга iPhone X бүләк итәргә вәгъдә итә. Бу хакта ул Instagram социаль челтәрендә хәбәр итә, дип яза РИА Новости. Кадыров сүзләренчә, смартфонның соңгы моделен аңа Чечняның КВН командасы бүләк иткән. "Алар балалар кебек! Алардан ишекне теге ягыннан ябарга...

Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров Президент Владимир Путин турында иң яхшы шигырь укучыга iPhone X бүләк итәргә вәгъдә итә. Бу хакта ул Instagram социаль челтәрендә хәбәр итә, дип яза РИА Новости. Кадыров сүзләренчә, смартфонның соңгы моделен аңа Чечняның КВН командасы бүләк иткән. "Алар балалар кебек! Алардан ишекне теге ягыннан ябарга сорый алмыйсың бит! Аннары бер ел буе аларның пародияләре герое буласың", - дигән ул. Шуңа күрә Кадыров iPhone смартфонын аның социаль челтәрдәге битенә язылучылар арасында уйнатырга булган. "Шигырьләр өчен хештег #НашПрезидентПутин. Җиңүчене Чечня Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы билгеләячәк. Элегрәк Кадыров аның iPhone X телефоны булуы турындагы сүзләрне кире каккан иде. tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев