Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кайсы мандарин иң татлысы?

Россиягә әлеге җимешне берничә илдән алып керәләр.

Белгечләр кайсы мандарин иң тәмлесе дигән сорауга җавап биргән. Россиягә исә әлеге җимешне Көньяк Африка, Мисыр, Төркия, Кытай, Марокко, Алжир, Иран һәм Абхазиядән кайтарталар. Алар арасыннан Муркотт сортлы кечкенә мандариннар иң татлысы дип табылган. Абахазиядә үскәннәре исә иң сусылы дип бәяләнгән. 

Шул ук вакытта белгечләр, әлеге җимешне саклык белән ашарга өнди. Чөнки алар кайбер кешеләр өчен көчле аллерген булып тора. Өстәвенә, бу җимеш ашказаны сутының кислоталылыгын арттыра, бу гастрит һәм ашказаны җәрәхәте белән авыручыларга зыян китерергә мөмкин.

Шулай ук мандарин суты теш эмалын бозырга сәләтле, шуңа күрә аларны кулланганнан соң авызны су белән чайкатырга кирәк. Көненә ничә мандарин ашарга ярый дигән сорауга белгечләр, биш данәдән дә арттырмаска кирәк ди. 

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт