Шəhри Чаллы

Калдыкларны аерым җыялар

"Строим будущее" идарә компаниясе 36нчы комплекста көнкүреш калдыкларын аерым җыю өчен урналар урнаштырды. Компания микрорайонда яшәүчеләрдән кәгазь, пластик һәм пыяла калдыкларын аерым пакетларга җыюларын һәм 36/7/1 йорты янындагы икенчел калдыклар җыючы махсус пунктка тапшыруларын сорый. Монда сортларга аерылган чүп-чарны акчага кабул итәләр. Ә инде әлеге пунктка илтүне өстәмә мәшәкатькә санаучылар...

"Строим будущее" идарә компаниясе 36нчы комплекста көнкүреш калдыкларын аерым җыю өчен урналар урнаштырды. Компания микрорайонда яшәүчеләрдән кәгазь, пластик һәм пыяла калдыкларын аерым пакетларга җыюларын һәм 36/7/1 йорты янындагы икенчел калдыклар җыючы махсус пунктка тапшыруларын сорый. Монда сортларга аерылган чүп-чарны акчага кабул итәләр. Ә инде әлеге пунктка илтүне өстәмә мәшәкатькә санаучылар өчен, сортларга аерылган көнкүреш калдыкларын урналарга гына ташлау мөмкинлеге дә бар. Махсус савытлар 36/5 (1нче подъезд), 36/32 (төп фасад) 36/62 (төп фасад, 8нче подъезд) йортлары территориясендә урнаштырылган. Тиздән комплекстагы барлык йортлар янына да шундый урналар куелачак.

Моңа кадәр инде шәһәрдә халыкны икенчел чималны сортларга аерып җыярга өйрәтүне күздә тоткан "Яшел урам" экология акциясе дә үткәрелгән иде. Аны Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты һәм "Проминдустрия" компаниясе оештырды.

Аның кысаларында "Бумажниклар" районында шулай ук махсус контейнерлар куелды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: