Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Калфаклы бәйге" фотоконкурсы хатын-кызлары өчен тавыш бирү башланды

Хөрмәтле туташ-ханымнар! "Шәһри Чаллы" газетасы бүгеннән "Калфаклы бәйге" дип исемләнгән өр-яңа бәйгегә старт бирә. Катнашучылар өчен һәр 24 сәгать үткән саен тавыш бирергә була.

"Шәһри Чаллы" газетасы игълан иткән "Калфаклы бәйге"нең иң кызыклы, кызу этабы - тавыш бирү башланды! Газетаның инстаграм аккаунтында подписчикларыбызга калфак кигән фотоларын җибәрергә тәкъдим иттек. Шөкер, катнашырга теләк белдерүчеләр бик күп булды. Ике атна дәвамында Директка һәм WhatsApp буенча 89083330370 номерына 40тан артык фото килде. Күпчелеге - Чаллы, Тукай районыннан. Казан, Алабуга, Азнакай шәһәрләреннән, Актаныш, Минзәлә, Кукмара, Теләче, Әтнә, Кайбыч районнарыннан, Башкортстанның Чакмагыш районыннан, хәтта Мәскәүдән дә калфак кигән туташ-ханымнар үз фотоларын җибәрде. Иң яшь катнашучыга нибары 10 ай, иң өлкәненә - 84 яшь. Күңелегезгә хуш фото өчен сайтыбызда 25 июль 20 сәгатькәчә тавыш бирергә мөмкин. Моның өчен фото астындагы "проголосовать" дигән төймәгә басарга кирәк. 27 июль көнне бәйгегә йомгак ясыйбыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс