Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Калфаклы бәйгебезгә актив рәвештә фотолар җибәрәләр

“Шәһ­ри Чал­лы” га­зе­та­сы яңа бәй­ге игъ­лан ит­кән иде. “Хөр­мәт­ле ту­таш-ха­ным­нар, кал­фак ки­гән фо­то­гыз­ны Ин­с­таг­рам ак­каун­тын­да Ди­рект­ка яки WhatsApp аша 8 908 333 0370 но­ме­ры­на җи­бә­ре­гез, соң­рак рәс­ми сай­ты­быз­да та­выш би­рү үт­кә­рә­чәк­без, җи­ңү­че­гә бү­ләк тап­шы­ра­чак­быз”, - дип мө­рә­җә­гать ит­тек без сез­гә.

Редакциягә беренче булып Казанда яшәүче Илзия Фәйзуллинадан матур фото килде. Ул тумышы белән ямьле Кукмара районы Аш-Буҗи авылыннан, хәзерге вакытта Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә яши, тормыш иптәше белән ике ул үстерә. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

Инстаграмда бик күп подписчикларыбыз аны хуплап: “Шундый матур безнен татар кызлары”, “Күзләр тимәсен”, “ Чигелгән калфагыгыз бик килешеп тора үзегезгә”, - дигән  комментарийлар язды, лайклар куйды.

Исегезгә төшерәбез, калфак кигән матур фотогызны 9 июльгә кадәр Инстаграм битенең Директына яки Ватсап буенча 8 908 333 0370 номерына җибәрегез, соңрак рәсми сайтыбызда тавыш бирү үткәрәчәкбез – иң күп лайк һәм комментарий җыючыга бездән бүләк! Фотоларыгызны көтеп калабыз! Ашыгыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге