Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Кама балалар медицина үзәге” сертификат алды

16-18 октябрьдә "Кама балалар медицина үзәге"ндә ISO 9001:2015 халыкара стандартына тәңгәллек буенча тышкы аудит үткәрелде. Аудит барышында документларга анализ ясалды, югары һәм урта дәрәҗә җитәкчеләр белән әңгәмәләр, инфрастуктура һәм эшчәнлек торышы тикшерелде.

Комиссия "Кама балалар медицина үзәге" ДАСУнең ГОСТ ISO 9001:2015 таләпләренә туры килүе турында 3 елга сертификат тапшырды. Әлеге сертификат буенча план буенча, ашыгыч ярдәм, югары технологияле махсус медицина ярдәме күрсәтү рөхсәт ителә. Ярдәм балаларга, гаиләле парларга, йөкле хатыннарга, бала тапкан хатыннарга һәм яңа туган балаларга күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев