Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кама буенда "Ком шәһәре" фестивале узды

Ком шәһәре» икенче шәһәр фестивале Габдулла Тукай исемендәге яр буеның пляж зонасында оештырылды

Биредә бары тик ком һәм су ярдәмендә оригиналь скульптуралар барлыкка килде. Фестиваль "Минем шәһәрем" һәм "Бер дулкында" номинацияләре буенча узды. Беренчесендә Яр Чаллы шәһәре темасы белән бәйле эшләр каралды: истәлекле урыннар, шәһәр ассоциацияләре һәм башкалар. Икенчесендә – яшьләр категориясенә туры килә торган эшләр, хәзерге заман яшьләре белән ассоциацияләр.

Чарада алты команда катнашты: «Беренче сәнгать мәктәбе» - «Минем шәһәр» номинациясе, «Комлы карьерлар генераллары» - «Минем шәһәр» номинациясе, 53 нче балалар бакчасыннан «Крепыши» командасы -«Минем шәһәр» номинациясе, «Салават күпере» - «Бер дулкында» номинациясе, «НПК» Яр Чаллы политехника көллияте - «Бер дулкында» номинациясе, «Бобры», "Шәмәхә НЕОН" - «Бер дулкында» номинацияләре буенча ярыштылар. Фестиваль нәтиҗәләре буенча «Минем шәһәр» номинациясендә 1 урынны «Комлы карьерлар генераллары» командасы алды, алар өчпочмак һәм шәһәр гербын ясадылар. «Бер дулкында» номинациясендә «Бобры» командасы, "Шәмәхә НЕ ОН" иҗтимагый оешмасы җиңүче булды.

 

 

http://nabchelny.ru/news/37696

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев