Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кама елгасы аша озын күпер сала башладылар

Ул Яр Чаллы һәм Түбән Каманы урап узучы юл проекты кысаларында ясала.

Яңа күпернең озынлыгы – 1,3 километр. Ул Яр Чаллы һәм Тәбән Каманы урап узучы иң зур ясалма күперләрнең берсе булачак дип хәбәр итә «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте. 

Белгечләр терәк баганаларын урнаштыруга кереште. Проект буенча барлыгы 22 багана каралган. Күпердә гидроизоляция ясалачак, юлга асфальт-бетон катлам җәячәкләр, коймалар белән уратып алыначак. Шулай ук  яктырткычлар һәм суднолар йөреше сигнализациясе дә урнаштырылачак.

Бүгенге көндә объектта 200дән артык белгеч хезмәт куя. Барлыгы 29 техника эшкә җигелгән. 

Чаллы һәм Түбән Каманы урап узучы юл проекты 4 полосалы юл, 10 күпер, 5 киселеш, 11 юлүткәргечне үз эченә ала. Юлның гомуми озынлыгы 81 километр. Төзелеш 3 этапка бүленеп башкарыла. Кулланылышка 2024 елның азагына кадәр тапшырылырга тиеш.  

«Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте фотолары

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш

2
X