Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кама елгасында әби кеше батып үлде

Туганнарына ул “Мин бүтән кайтмыйм” дип чыгып киткән.

Тукай районының Бәтке авылында фаҗига. Аянычлы рәвештә 63 яшьлек хатын-кызның гомере өзелде. Ул “Мин бүтән кайтмыйм” дип Кама елгасына чыгып китә. Аяк киемнәре яр буенда табыла. Водолазлар хатын-кызны 2 көн буе эзли. Мәете 30 километр ераклыкта Түбән Кама пляжы янында табыла.

Әбинең мондый адымга баруының сәбәбен туганнары 17 яшьлек оныгының үлеме белән бәйли. Берничә көн элек кыз бала Бәткедән Чаллыга кунакка килә. Апа-энеләре белән урамда йөргәндә кинәт хәле начарлана. Аның астма була. Туганнары ярдәм итәргә тырыша. Тик авызына сиптерә торган даруы беткән була. Ашыгыч ярдәм машинасын чакырталар. Табиблар да кызга ярдәм итә алмый (моннан укы).

Әлеге кайгыны әби, күрәсең, күтәрә алмый. 

Фото МЧСтан  алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яз ташу гимс су мчс урам коткару елга коткаручылар