Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Камада буендагы шәһәр» студентларны җыя

27-28 ноябрь көннәрендә «Нур» яшьләр үзәге базасында «Камада буендагы шәһәр» Студентлар активы мәктәбе узачак. Чарада Чаллы югары уку йортларыннан һәм урта махсус уку йортларыннан 65 студент катнашачак.

Актив мәктәбе студентларның игътибарын студентлар иҗтимагый оешмалары эшендә катнашуга җәлеп итүгә, төрле проектларны тормышка ашыру өчен студентларны берләштерүгә юнәлдерелгән.
Чара программасында Шәһәр студентлар советын тәкъдир итү, командалар җыюга тренинглар, студентлар үзидарәсе юнәлешләре буенча мастер-класслар планлаштырылган. Катнашучылар Шәһәр студентлар советында алга таба гамәлгә ашыру өчен социаль әһәмиятле проектларны эшләүдә катнаша алачак. Һәр катнашучы мәктәпне уңышлы узу турында сертификат алачак.
Катнашу өчен гаризалар 23 ноябрьгә кадәр кабул ителә.
Гаризаны сылтама буенча бирергә мөмкин: https://docs.google.com/forms/d/1-2tXDhaYx4WybmEvdIh8WlSVy99WNF_sQ8SKJ-ElcNI/viewform?edit_requested=true  
Чара турында тулырак мәгълүмат «ВКонтакте» социаль челтәрендәге Шәһәр студентлар советы төркемендә урнашкан https://vk.com/gsschelny?w=wall-385266_14500.

Фото: kazanfirst.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр