Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Камада гадәттән тыш хәл

24 һәм 26 яшьлек егетләр кабартылган матрас белән Чулман елгасы буйлап йөзеп китәләр һәм бата башлыйлар.

Һәлакәт Чулман елгасының Тарловка һәм ГЭС бистәсендәге "Су анасы" пляжлары арасындагы дугада була. Кичке 4ләр тирәсендә ярдан 5 км эчтәрәк бер кешенең ярдәм сорап кычкырганы ишетелә. Денис исемле ир-ат йөзә торган тактасына басып (сапборды) тавыш ишетелгән урынга юнәлә. Коткаручылар килгәнче алар суда сапбордка тотынып тора. Шул рәвешле 45 яшьлек шәһәрдәшебез  2 кешене үлемнән алып кала.

Соңыннан билгеле булганча, 24 һәм 26 яшьлек егетләр салмыш килеш суга керәләр һәм кабартылган матрас белән Чулман буйлап йөзеп китәләр. Бәхеткә, аларны вакытында коткаралар, медицина ярдәме кирәк булмый. Өч ир-атны да ярга ГИМС хезмәткәрләре һәм коткаручылар алып чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига