Камада көймә белән капланган ир-атны коткардылар
Яңалыклар тасмасы

Камада көймә белән капланган ир-атны коткардылар

Ул үзе ярдәм чакырткан.

Боерган авылыннан ерак түгел Кама елгасына балыкчы көймә белән чыга. Иелеп моторын чистартмакчы була, көймә йөзтүбән каплана. Ир-ат тырмашып өстенә менә. Бәхеткә, телефоны эшли. Ул коткаручыларга шалтырата. 

«Красный Бор авылына таба 3 км ераклыкта булуын хәбәр итте. Колыш (Кулушево) авылындагы аучы-балыкчылар җәмәгать оешмасы шалтыраттык. Аның рәисе Сергей Василенко тиз арада балыкчыга ярдәм итте - яр буена чыгарды», – ди ГИМС инспекторы Рафик Авзалов.

ГИМС фотолары

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев