Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Камал артисты Илдус Габрахмановка нәрсә булган? [фото]

Бу көннәрдә Камал һәм Тинчурин театры артистлары Тукай әсәрләре буенча төшереләчәк фильм белән мәш килеп йөри. Камал артисты, хореограф-репетитор Илдус Габдрахманов та фильмда баш геройларының берсе. Ул үзенчәлекле, Тукай әкияте геройларына тәңгәл китерерлек итеп, образларга кереп фотолар урнаштырган.

Киностудия җитәкчесе, танылган режиссер, кинооператор Рияз Исхаков әйтүенчә, планда - фильм төшерү. Ләкин әлегә сценарийның «скелет»ы гына бар. Фильмны Тукайның «Шүрәле» һәм «Су анасы» поэмалары һәм аның берничә шигыре буенча төшерү каралган.

«Бу визуализация булачак. Образлар Тукай күзлегеннән ничек барлыкка килгән, шулай күрсәтеләчәк. Без бу рухта инде эшләгән бар: Марат Исхаков, минем әти, Уфаның бер күлендә Шүрәле образын уйнаган иде. Бу проектның ничек буласы әлегә билгесез. Ник дигәндә, барысы да үзгәрергә мөмкин», ди Рияз Исхаков.

Tatar Today

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев