Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Камал театры артистлары белән очрашу

Чаллыда Галиәсгар Камал театры артистларын һәрчак сагынып көтеп алалар. Мәркәзебезнең йөзек кашы булган театр бу килүендә чаллылыларны А.Гыйләҗевның "Әтәч менгән читәнгә", Зөлфәт Хәкимнең "Килә ява, килә ява", Нәкый Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу" спектакль тамашалары белән сөендерде. Артистлар мәктәп укучылары, китапханәчеләр белән очрашуларга да йөрделәр.Шундый очрашуларның берсе 1 март көнне Муса...

Чаллыда Галиәсгар Камал театры артистларын һәрчак сагынып көтеп алалар. Мәркәзебезнең йөзек кашы булган театр бу килүендә чаллылыларны А.Гыйләҗевның "Әтәч менгән читәнгә", Зөлфәт Хәкимнең "Килә ява, килә ява", Нәкый Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу" спектакль тамашалары белән сөендерде. Артистлар мәктәп укучылары, китапханәчеләр белән очрашуларга да йөрделәр.Шундый очрашуларның берсе 1 март көнне Муса Җәлил исемендәге Үзәк китапханәдә узды.

Очрашуга Татарстанның халык артистлары Хәлим Җәләлов, Айдар Хафизов, Илдус Әхмәтҗанов, Наил Дунаев, Илдар Хәйруллин, Луара Шакирҗанова, яшь артистлардан Эльвир Сәлимов, Алмаз Борһанов, Айгөл Абашевалар килгән иде.

Кичә шәһәрнең 12 нче мәктәбе укучылары куйган «Беренче театр» спектакленнән өзек белән башланып китте. Рольләрне саф татар телендә оста итеп башкарып чыккан "артистлар"дан соң , сәхнә түренә чын артистлар менде.

Татарстанның халык артисты, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Хәлим Җәләлов та мәктәп укучыларының матур итеп татар телендә сөйләшүләренә, талантларына соклануын белдерде.Укучыларга мөрәҗәгать итеп:"Белемнең нигезен урта мәктәптә алырга кирәк.Милләткә, аның мәдәниятенә, әдәбиятенә мәхәббәт шул вакытта салына. Укытучылар һәм ата-аналарыгыз салган белем һәм тәрбия орлыклары шул вакытта ныграк тамырлана",- диде ул.Шулай ук Хәлим ага Чаллы каласының һәрвакыт сәнгатькә, театрга мәхәббәтле булуын билгеләп үтте.

Әти-әнисе шушы яклардан булган Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗан Чаллыларны "якташларым" дип сәламләде. "Гавәмне халыкка әйләндерү урыны ул театр.Кешеләрне берләштерү сыйфаты да бар аның.Марсель Сәлимҗанов та "халык йөрәгенә иң тиз барып җитә торган сәнгать ул театр", дия иде. Ә безнең театрның тарихын сөйләп бетерә торган түгел. Ул илебездәге милли театрлар арасында иң өлкәне.Быел 112 нче сезон.Рус драматургы Островский әйткән бит:"Әгәр дә халыкның музейлары, университетлары, өстәвенә әле театры да булса, ул инде өлгергән халык, зур халык дигәнне аңлата. Димәк, татар халкы күпләрдән өлгеррәк булып чыккан», - диде Луара ханым. Татар халкы кебек театрга күпләп йөргән халык булмавына да игътибарны юнәлтте ул. Татар театры оешу тарихына тукталып, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина кебек беренче татар хатын-кыз артисткаларының фидакарьлегенә тукталды, Габдулла Кариев, Кәрим Тинчурин, Мохтар Мутиннардан килгән сәхнәгә мәхәббәтнең бүгенге көннәргә кадәр килеп җитүен билгеләп үтте.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Чаллы егете Ильфир Якупов та театр гастрольләренең бик күп җирләрдә, шул исәптән, күп кенә чит илләрдә дә булуын, һәркайда аларны тамашачының үз итеп, яратып кабул итүен әйтте."Чаллыда гастрольләребез ел да үтә, зал тутырып тамашачылар җыела, спектакль тәмамланганнан соң фикерләре белән уртаклаша, монысы да шатландыра, димәк, сез битараф түгелсез. Театрның репертуарында 25 ләп спектакль. Кызганычка каршы, барлык спектакльләрне дә гастрольгә алып чыгып булмый, чөнки сәхнәләр төрле, ә безнең спектакльләргә декорацияләр Камал театры сәхнәсенә яраклаштырылган", - дип, гастрольләрнең кайбер четерекле яклары белән дә таныштырып китте ул.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры замана белән бергә атлый. Хәзерге вакытта театрның репертуарындагы спектакльләр дискларга яздырыла. "Россиядә беренчеләрдән булып безнең театрның гына спектакльләрне шулай яздырып, лицензия алып сатарга мөмкинлеге бар. Шулай ук безнең бөтен язмалар, театрның чыккан китаплары, спектакльләрнең видеоязмалары интернет сайтыбызда урнаштырып барыла. Тагын бер яңалык: быелдан "Татар-информ" сайтында турыдан-туры трансляция ясыйбыз. 1 февральдә шул рәвешле "Искән җилләр көенә" спектаклен һәм Ренат Таҗетдиновның иҗат кичәсен күрсәттек. Март аенда да бер спектакль һәм бер юбилей кичәсен күрсәтәчәкбез",- диде театр директоры. Театрның Кече сәхнәсендә баручы проект та тамашачыда кызыксыну уятты.Зур экранда элеккеге язмаларның видеолары күрсәтелә һәм шул спектакльләрдә катнашкан артистлар белән аралашу оештырыла, интервьюлар алына икән. Әлегә "Телсез күке", "Әлдермештән Әлмәндәр", "Ахырзаман" әсәрләренең язмалары каралган. Айга бер - ике шундый карау оештырылачак икән.

Тамашачы өлкән буын артистлары чыгышларын да, театрга килгән яшь артистларны да бик җылы кабул итте, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Казаннан соң икенче урында булган Чаллыда елның тугыз аен үткәрергә кирәк дигән ярымшаяру катыш әйтелгән сүзләрдә дә театр тамашасын ярату сизелеп тора иде.

Очрашуны Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Илдус Әхмәтҗанов бөек шагыйребезнең "Театр" шигыре белән тәмамлавы табигый хәл иде:

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр - яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Шул ук көнне тамашачының көчле алкышларына һәм шул ук вакытта каршылыклы уйлар тудыруга сәбәпче булган "Миркәй белән Айсылу" спектакле уйналды. Гастрольләр 3 мартта "КамАЗ" мәдәният йортында "Килә ява, килә ява" әсәрен сәхнәләштерү белән тәмамланачак.

Лилия Фәттахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев