Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Камал театры – Чаллыда

Г.Камал исемендәге дәүләт татар академия театры гастрольләрен Чаллы халкы ел саен көтеп ала. Яраткан театрыбыз февраль аенда шәһәребезгә килүне традициягә кертте. "КАМАЗ" эшлекле мәдәни үзәгендәге гастрольләр 26 февральдә "Ут күршеләр" комедиясе белән башланып китә. Илгиз Зәйниев куйган әлеге спектакльдә Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, талантлы яшь артистка Алсу Каюмова һәм...

Г.Камал исемендәге дәүләт татар академия театры гастрольләрен Чаллы халкы ел саен көтеп ала. Яраткан театрыбыз февраль аенда шәһәребезгә килүне традициягә кертте.

"КАМАЗ" эшлекле мәдәни үзәгендәге гастрольләр 26 февральдә "Ут күршеләр" комедиясе белән башланып китә. Илгиз Зәйниев куйган әлеге спектакльдә Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, талантлы яшь артистка Алсу Каюмова һәм башкалар катнаша. Гастрольләр алдыннан алар Чаллыда булып киттеләр. "Чаллы - минем өчен кадерле шәһәр. Минем ирем артист Рамил Вәҗиев Чаллыныкы. Без никахыбызны сезнең ЗАГСта теркәдек", - ди Алсу Каюмова.

Бу спектакльдә шулай ук яраткан артистыбыз Равил Шәрәфиев та уйный.

27 февральдә "Мәхәббәт FM" комедиясе була. Анда төп рольне яшь, талантлы артист Эмиль Талипов башкара. Әлеге музыкаль тамашаны һәр җирдә яратып кабул итәләр. Чаллы театр сөючеләре дә аңа үзенең лаеклы бәясен бирер дип ышанасы килә.

Гастрольләр 28 февральдә Туфан Миңнуллинның "Гөргери кияүләре" комедиясе белән тәмамлана. Бу спектакльдә яраткан артистларыбыз Нәҗибә Ихсанова, Дания Нуруллина, Наил Дунаев белән бергә яшьләр дә уйный. Бу юлы да әлеге комедияне карап, тамашачылар рәхәтләнеп ял итәрләр, диләр артистлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X