Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Камал театрының Хуҗа Насретдин спектакле репертуардан төшәргә мөмкин

Театр җитәкчелеге репертуарда 24тән артык спектакль тотып булмавы турында әйтә.

Камал театрының “Хуҗа Насретдин” спектакле репертуардан төшәргә мөмкин. Бу хакта бүген Камал театрында яңа сезон ачылу уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә әйтелде.

Камал театры быел Зур һәм Кече сәхнә өчен җиде спектакль чыгара. Болар - Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” һәм Ркаил Зәйдулланың “Игез”, Володинның “Санаулы кичләр” спектакльләре. Кече сәхнә өчен “Таңбатыр” әкияте һәм өч спектакльдән торган Сишәмбе көн кич белән проекты чыгарыла.

Театр җитәкчелеге репертуарда 24тән артык спектакль тотып булмавы турында әйтә. Шунлыктан администраторлар тамашачы игътибары кими башлаган спектакльләр исемлеген төзиләр.

Фәрит Бикчәнтәев әйтүенчә, әлеге исемлектә беренче урында Нәкый Исәнбәт һәм Саадалла Ваннус пьесалары нигезендә куелган “Хуҗа Насретдин” спектакле тора. Шулай ук, Салават Юзеевның “Ут күршеләр” һәм Илгиз Зәйниевның “Әрем исе” спектакльләре дә репертуардан төшәчәк.

  • Хуҗа Насретдин спектаклен Фәрит Бикчәнтәев 2015 елның башында чыгарган иде. Төп рольдә – Фәнис Җиһанша. “Ут күршеләр” спектаклен 2010 елда Радик Бариев, “Әрем исе” спектаклен Илгиз Зәйниев пьесасы буенча 2013 елда Айрат Абушахманов куйды.

 

 

 

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/24/194183/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев