Шəhри Чаллы

“КАМАЗ” да яңа машиналар җитештереләчәк

Узган җомага көнне шәһәребезгә эш визиты белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Ростех” корпорациясе җитәкчесе Сергей Чемезов килеп китте. Алар “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятенең акционерлары җыелышында катнаштылар.

Мәртәбәле кунаклар башта “КАМАЗ” футбол клубының футболчылар әзерләү үзәгендә булдылар. Биредә 7-18 яшьлек малайлар футбол белән шөгыльләнә. Үзәкне тулусынча “КАМАЗ” акционерлык җәмгыяте финанслый. Балалар футболы үсешенә предприятие ел саен 30 миллион сум акча сарыф итә.  Шуңа да карамастан, акча барыбер җитми. Үзәккә интернат һәм ябык манеж кирәк. Болар булмагач талантлы балаларны киләчәктә зур футболга әзерләү өчен башка шәһәрләргә алып китәләр.
Рөстәм Миңнеханов белән Сергей Чемезов  балалар һәм аларның тренерлары белән сөйләштеләр. Үзәккә бүләкләр бирделәр. Бүгенге көндә биредә 700 бала футбол белән шөгыльләнә.
Аннары кунаклар “Кванториум” техник мәктәбендә, КАМАЗның кабиналар каркасы заводында булдылар. Биредә яңа модельдәге йөк машиналары өчен кабиналар һәм рамалар ясыйлар.

IT-паркта “КАМАЗ” акционерлык җәмгыяте акционерларының гомуми җыелышы булды. Анда автогигантның генераль директоры Сергей Когогин еллык хисап белән чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, йөк машиналары базары узган елда компания үсеше өчен яңа мөмкинлекләр ачты. Бизнес-план 18%ка арттырып үтәлгән. “КАМАЗ”ның чиста табышы 3,5 миллиард сумга җиткән. Шәһәребез предприятиесе йөк машиналары базарының 45%ын биләп тора. 2019 елда КАМАЗ яңа заводта җитештерүне башлап җибәрергә планлаштыра. Анда яңа модельдәге йөк машиналары җитештереләчк. Бу  – Даймлер компаниясе белән уртак проект. Кабиналар безнең заводка һәм Mercedes-Benzка җибәреләчәк.

Бүгенге көндә шәһәр казнасына салымнар түләүче предприятиеләрнең берсе булган “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятендә 36 мең кеше эшли. Компания үз хезмәткәрләре алдындагы социаль йөкләмәләрне үтәүгә 865 миллион сум акча тоткан.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: