Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

КамАЗ экономияле машина йөртү буенча Робот-инструктор эшли

Июль аенда программаны "КАМАЗ"ның генераль директоры Сергей Когогин 100 чакрымлы маршрутта КамАЗ-54901 руле артында сынап карады.

Кама автозаводы "машина йөртү сыйфатын бәяләү" проектын эшләтеп җибәрде, аның кысаларында компьютер системасы булдырыла, ул машина йөртүчеләрне экономияле йөртүгә өйрәтәчәк. Софт йөк ммашинасының борт системасына урнаштырылачак, ул идарә итү манерасын һәм ягулыкны экономияләү буенча киңәшләр бирәчәк.

Программа КамАЗ йөк машиналарын алу һәм анализлау буенча борт системасы базасында тормышка ашырылган. Тулы циклы инструктаж мондый. Программа маршрутны хәрәкәт характеры буенча кисәкләргә бүлә - магистраль, шәһәр һәм кисешкән урын.

Узган һәр кисәк өчен, программа машина йөртүчегә ягулыкны экономияләгән өчен биш баллы система буенча бәя бирә.

Мәгълүматлар языла һәм машина йөртүче маршруттагы чыгым буенча мәгълүматларны җентекле анализлый һәм экономияле йөртү күнекмәләрен камилләштерү буенча тәкъдимнәр белән таныша ала.

Июль аенда программаны "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин 100 чакрымлы маршрутта КамАЗ-54901 руле артында сынап карады. Якын арада сынауның соңгы этабы кысаларында программа Россиянең кайбер эре холдингларының автопаркларын файдалануга тапшырачак.

 

Чыганак: Российская Газета 

Фото:Пресс-служба КамАЗ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КАМАЗ