Шəhри Чаллы

“КАМАЗ” футбол клубы тарихы төшерелгән трамвай.

Шушы көннәрдә шәһәр урамында "КАМАЗ" футбол клубының тарихы сурәтләнгән трамвай йөри башлады. 012 номерлы транспорт чарасы һәрдаим маршрутын үзгәртеп торачак. Бу барлык шәһәрдәшләребез дә трамвайны күрсен өчен эшләнелә. 012 номеры да очраклы рәвештә генә куелмаган, команда әйтүенчә, "12 нче футболчы" аларга шәһәр буйлап йөреп, җан атачак. Әлеге транспрот чарасы клуб...

Шушы көннәрдә шәһәр урамында "КАМАЗ" футбол клубының тарихы сурәтләнгән трамвай йөри башлады. 012 номерлы транспорт чарасы һәрдаим маршрутын үзгәртеп торачак. Бу барлык шәһәрдәшләребез дә трамвайны күрсен өчен эшләнелә. 012 номеры да очраклы рәвештә генә куелмаган, команда әйтүенчә, "12 нче футболчы" аларга шәһәр буйлап йөреп, җан атачак.
Әлеге транспрот чарасы клуб стилистикасы буенча ясалган. Анда 90 нчы елларда үткәрелгән уеннардан фотолар да күрергә була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: