Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«КамАЗ» Һиндстанда йөк машиналары җитештерү күләмен арттырырга ниятли

«КАМАЗ моторз лимитед» Россия-Һиндстан предприятиесе Гуджарат штатында AMW Motors компаниясе активларын сатып алуны ниятләвен җиткерде. Предприятие директоры Алексей Агибалов сүзләренчә, бу илдә йөк машиналары җитештерү күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. «Без Гуджаратта AMW Motors шәхси компаниясе контроль пакетын булдыру тендерендә катнаштык. Әлеге предприятие үзен банкрот дип игълан итте һәм хәзер ул...

«КАМАЗ моторз лимитед» Россия-Һиндстан предприятиесе Гуджарат штатында AMW Motors компаниясе активларын сатып алуны ниятләвен җиткерде. Предприятие директоры Алексей Агибалов сүзләренчә, бу илдә йөк машиналары җитештерү күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Без Гуджаратта AMW Motors шәхси компаниясе контроль пакетын булдыру тендерендә катнаштык. Әлеге предприятие үзен банкрот дип игълан итте һәм хәзер ул сатуга куелды. Гуджарат бизнес алып бару өчен уңай климаты белән билгеле, шунлыктан без әлеге штатта активлар хисабына җитештерүне киңәйтергә ниятлибез», - дип китерә Агибалов сүзләрен ТАСС.

Предприятие җитәкчесе шулай ук берничә ел дәвамында билгеле бер авырлыклар булуын шәрехләп үтте. Аерым алганда, 2015 елда профсоюз компаниегә файдасыз җитештерү нормалары тагарга маташу нәтиҗәсендә Хосурдагы предприятие җитештерү оешмасыннан Һиндстан һәм чит базарлары өчен «КАМАЗ» йөк машиналары җитештерү үзәгенә үзгәртеп корылган.

«КамАЗ" бирешми, без Һиндстанда бизнесны җәелдерүне дәвам итәбез. Әгәр дә Гуджараттагы тендерда җиңүгә ирешә алсак, без автомобильләр җитештерү күләмен кинәт арттыра алабыз», - дип билгеләп үтте Агибалов.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/01/15/133178/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев