Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Камаз-мастер" командасы "Ефәк юлы-2019" раллиена китәчәк

6 июльдә Иркутск шәһәрендә "Ефәк юлы-2019. Россия-Монголия-Кытай" халыкара ралли-марафоны старт ала.

6 июльдә Иркутск шәһәрендә "Ефәк юлы-2019. Россия-Монголия-Кытай" халыкара ралли-марафоны старт ала. Быел халыкара ярышларда «КАМАЗ-мастер» командасын Андрей Каргинов, Антон Шибалов, Айрат Мәрдиев һәм Сергей Куприянов экипажлары тәкъдим итәчәк. 

Команданы «Ефәк юлы» раллиеның июль стартына әзерләү төгәлләнеп килә. Ул үз эченә яңа техник карарларны гамәлгә кертү һәм җайга салу, экипажларның тренировкалары, шул исәптән штурман һәм механика позициясенә яңа кандидатлар тестын үткәрүне дә ала. 27 июньдә «КАМАЗ-Мастер» командасы спорт машиналары һәм автомобильләре караваны Иркутскка юл тотачак. Ярышларга старт бирү шәһәренә 3 нче июль кичендә килү планлаштырыла. 5 һәм 6 июльдә техник һәм административ тикшерүләр узачак.

 

http://nabchelny.ru/news/36987

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев