“КАМАЗ-Мастер” егетләренә хәерле юл телибез
8 ноябрь көнне "КАМАЗ-Мастер" командасы "Дакар-2016" марафонына кузгалды. Озын юлга чыгар алдыннан данлыклы узышчылар белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Халыкара раллиларда сыналган, тагын да яңартып җиһазландырылган машиналарның берсенә утырып, куәтен һәм тизлеген дә сынады. Команданы озатуда шулай ук Чаллы мэры Наил Мәһдиев, "КАМАЗ" АҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм...
8 ноябрь көнне "КАМАЗ-Мастер" командасы "Дакар-2016" марафонына кузгалды. Озын юлга чыгар алдыннан данлыклы узышчылар белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Халыкара раллиларда сыналган, тагын да яңартып җиһазландырылган машиналарның берсенә утырып, куәтен һәм тизлеген дә сынады. Команданы озатуда шулай ук Чаллы мэры Наил Мәһдиев, "КАМАЗ" АҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин катнашты.
Очрашу барышында "КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин сезонның төп стартында - Көньяк Американың катлаулы трассаларында Татарстан, илебез данын яклап чыгыш ясаячак спорт экипажларының әзерлегенә югары бәя бирде.
- Бу ярышларга без ел әйләнәсе әзерләндек: команданы, техниканы төрле яклап сынадык, узышлар уздырдык. Дистәләгән халыкара узышларда чыныгу алган егетләребезнең бу юлы да лаеклы чыгыш ясавына ышанам, - диде «Дакар» раллиенда үзе берничә тапкыр җиңү яулаган данлыклы узышчы.
Әлеге очрашу Тарловка бистәсендәге сынау полигонында узды. Команданың техник әзерлеге өчен җаваплы белгечләр, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка машиналарның камилләштерелгән детальләрен, яңартылган агрегатларын күрсәттеләр. Аннары ТР Президенты, Эдуард Николаевның узыш болидына утырып, әзерлеген шәхсән сынап та карады. Кар туздырып, биек үрдән маневр ясап төшкәннән соң, бәясен дә бирде. "Машина идарәгә яхшы буйсына, теләсә нинди джиптан да яхшырак", диде. Әйтергә кирәк, Рөстәм Нургали улының төрле елларда "КАМАЗ" спорт машинасында узышып, мәртәбәле халыкара ярышларда командага 6 тапкыр җиңү китергәнен бүгенге яшьләрнең кайберләре белми дә торгандыр. Бу нисбәттән, журналистларны кызыксындырган сораулар шактый булды.
"КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин үзенең чыгышында Көньяк Америка континентында үтәчәк ярышларның үзенчәлеген ассызыклады.
- Оештыручылар ел саен берәр яңалык уйлап таба. Боливиядәге кайбер тауларның биеклеге 4700 метрга кадәр җитүен исәпкә алсак, пилотларны да, техниканы да җитди сынаулар көтә. Өстәвенә, быел төп маршрутта ком да аз була, диләр. Ләкин безнең спортчылар сынатмас, бу юлы да финишка беренчеләрдән булып килерләр дип ышанам, - диде ул.
Очрашу төгәлләнүгә, "КАМАЗ" лар озын марафонга юл алды. Башта алар 10 көн буе Россия һәм Европа буенча бара. Аннары, Франция порты Гаврда беренчел техник тикшерү узганнан соң, океан аша старт урынына юнәләчәкләр. Спорт болидлары төялгән паром Буэнос Айрес портына декабрь азагына килеп җитәргә тиеш. "Дакар-2016" марафоны 2 гыйнварда Буэнос-Айреста (Аргентина) старт ала. Халыкара раллиның маршруты Аргентина һәм Боливия аша уза. Йөк машиналарына Көньяк Америка континенты буйлап, урау юллар, катлаулы үрләрдән торган 9000 километрны узышып үтәргә туры киләчәк. Финиш 16 гыйнварга билгеләнгән.
Бу узышларда "КАМАЗ-Мастер" командасының 4 экипажы - Айрат Мәрдиев (Айдар Беляев, Дмитрий Свистунов), Эдуард Николаев (Евгений Яковлев, Владимир Рыбаков), Андрей Каргинов (Андрей Мокеев, Игорь Леонов) һәм Дмитрий Сотников (Игорь Девяткин, Руслан Әхмәдиев) машиналары катнаша.
Тагын бер мөһим узыш турында әйтми калып булмый. Команданың 2 экипажы - Антон Шибалов һәм Сергей Куприянов машиналары "Африка эко рейс" раллиенда чыгыш ясый. Анысы берникадәр иртәрәк - 27 декабрьдә уза, финиш - 10 гыйнварда. Узган елдагы кебек йөк машиналарының берсе ярышларда газ-дизель ягулыгын куллана.
Белгечләр әйтүенчә, быелгы ярышларның шартлары аеруча киеренке булырга ошый. Камазлыларның көндәшләре дә берсеннән-берсе көчле, тәҗрибәле. IVECO, MAN, RENAULT, GINAF, TATRA, МАЗ, LIAZ командалары халыкара марафонга әзерлек кысаларында шулай ук бөтен ресурсларын эшкә җиктеләр. Шуңа күрә безнекеләргә бермә-бер осталык, үҗәтлек белән чыгыш ясарга туры киләчәк. Иң мөһиме, шәһәрдәшләр ышана аларга.
- Гап-гади Чаллы егетләренең шундый мәртәбәле ярышларда чыгыш ясавы, ничә ел рәттән җиңүләр яулавы белән ихластан горурланам. Гомумән, телевизордан Дакар ярышларын күрсәтә башлауга, бөтен гаиләбез, балалар белән экран каршына җыелабыз. Бу юлы да Чаллы, КАМАЗ данын аклап, җиңеп кайтуларын телибез, - ди кою заводы контролеры Фатыйма Сәгыйтова.
- Гомер буе тимерчелек заводында эшләп, лаеклы ялга чыктым. КАМАЗның данлыклы заманнарына туры килде безнең яшьлек. Яшерен-батырын түгел, эшкә ашкынып бара идек. Яратып-ялкынланып хезмәт куйдык. Планны арттырып үтәвебез белән заводның да абруен күтәрдек. Дәүләт хисабыннан бушлай фатирлар алдык, балалар үстердек. Ә менә бүгенге КАМАЗның халәте шактый катлаулы. Станоклар, кайнар мичләр артында көннәр буе басып торучы эшчеләрнең хезмәт хакларын күтәрү мөмкинлеге юк. Алай да иртәгәге көнгә өмет, ышаныч белән яши камазлылар. Күңелне җылытып торган иң зур казанышларның берсе - автогигантның визиткасы булган "КАМАЗ-Мастер" командасын яшәтү. Шәһәр, республика икътисады өчен иң кыен чорларда да данлыклы командабызның халыкара ярышларда лаеклы чыгыш ясавын тәэмин итте хөкүмәтебез. Ә егетләребез бер тапкыр да җитәкчеләребез йөзенә кызыллык китермәде. Камазлыларның абруена да тап төшермәделәр. Бу юлы да җиңү яулап кайтуларын көтәм, - ди 72 яшьлек КАМАЗ ветераны, актив җәмәгать әһеле Сабир ага Җиһанов.
Юлларыгыз хәерле булсын, егетләр! Лаеклы чыгыш ясап, исән-имин Чаллыбызга, гаиләләрегезгә әйләнеп кайтуыгызны көтәбез, дигән теләкләргә бүген барлык шәһәрдәшләр дә кушыла. Чөнки "КАМАЗ-Мастер" - барыбызның да горурлыгы. Яшьлек каласының исемен ерак Африкага, Америкага кадәр ишеттергән команданың иң күркәм җиңүләре әле алда.
Рәзинә Насыйбуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев