Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“КАМАЗ-Мастер” Европаны шаккатырды

«КАМАЗ-Мастер» Бөекбританиядә Тизлек фестивалендә катнашты. Әлеге чара 1993 елдан башлап Британиянең Гудвуд шәһәрендә уздырыла. Чарага ел саен 190 меңнән артык тамашачы җыела. Аларны борынгы автомобильләрне һәм мотоциклларны күрү мөмкинлеге, яңа модельләр презентациясе, хәрби техникада иң яхшы спорт командалары узышлары җәлеп итә. "Бу безнең 10 тонналы КАМАЗ-4326 автомобиле өчен озын юл...

«КАМАЗ-Мастер» Бөекбританиядә Тизлек фестивалендә катнашты. Әлеге чара 1993 елдан башлап Британиянең Гудвуд шәһәрендә уздырыла. Чарага ел саен 190 меңнән артык тамашачы җыела.

Аларны борынгы автомобильләрне һәм мотоциклларны күрү мөмкинлеге, яңа модельләр презентациясе, хәрби техникада иң яхшы спорт командалары узышлары җәлеп итә.
"Бу безнең 10 тонналы КАМАЗ-4326 автомобиле өчен озын юл булды. Маршрут Финляндия, Германия, Франция аша узды, аннары паром белән Бөекбританиягә китте. Йөк машинасы кайда гына туктамасын кешеләр фотога төшәргә һәм руль артына утырып карарга сорадылар.
«КАМАЗ-Мастер» Россиядә бик популяр. Европада да безнең машинаны күрүгә шат иделәр. 10 секундта 100 км/сәгатькә кадәр куа ала торган егәрлекле йөк машинасы Тизлек фестивале программасының төп кунагы булды", - диде "Алтын Каган 2015" раллие җиңүчесе Дмитрий Сотников.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X