Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«КАМАЗ-МАСТЕР» командасы пилотлары белән фотога төшәргә мөмкинлек бар

29-30 гыйнварда Чаллыда картинг буенча кышкы ярышлар үтәчәк.

«КАМАЗ-картодром»ындагы узышлар Чаллы узышчыларының «Дакар-2022» ралли-марафонында җиңүенә багышланачак.

Ярышларда катнашу өчен бөтен илдән йөзгә якын иң көчле картингчы гариза биргән. Спорт бәйрәменең хедлайнерлары булып «Дакар» призерлары – «КАМАЗ-МАСТЕР» командасы пилотлары чыгыш ясаячак. Чарага килүчеләр узышчылар белән фотосессиядә катнаша алачак. Шулай ук ярышлар кысаларында КАМАЗ спорт йөк машиналары күргәзмәсе дә планлаштырылган.

«КАМАЗ-мастер» командасы кубогына ярышларны ачу тантанасы 29 гыйнвар көнне 10:30да башлана. Керү ирекле.

Фото: https://kamazmaster.ru/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: камаз мастер