Шəhри Чаллы

“КАМАЗ-Мастер” пилоты Эдуард Николаев киләсе елда да “Дакар”да катнашырга өметләнә

Дакар-2017" ралли-марафонында йөк машиналары зачетында җиңүче Эдуард Николаев киләсе елда да "КАМАЗ-Мастер" командасы ярышларда катнашыр дип өметләнә. "Без катнашырбыз дип уйлыйм, чөнки без яхшы нәтиҗә күрсәттек, ә нәтиҗә яхшы булса, командалар катнашуны дәвам итә", - дип белдергән ул ТАСС агентлыгына.

Аның сүзләренчә, команда өчен "КАМАЗ-Мастер"ның бу узышларда тагын бер кат җиңүеннән тыш, Дмитрий Сотников җитәкләгән экипажның да беренче тапкыр призлы урын яулавы - икенче урынны алуы да мөһим булган. Ул шулай ук йөк машиналары соңгы ярышка шактый үзгәртелүен дә искәрткән. "Дакар" трасслары хәзер үзгәрде, анда тизлеккә игътибар арттырылды, без шуңа күрә тизрәк хәрәкәт итү өчен машинаның конструкциясен, шиннар маркасын алыштырдык", - дигән узышчы. Спортчылар җитди физик әзерлек тә үткән.

Эдуард Николаев "Дакар"да беренче тапкыр пилот буларак 2011 елда катнашкан иде, 2013 елда беренче урынны алды, үткән ел җиденче булган иде. "КАМАЗ-Мастер" командасы исә ралли-марафонында ундүртенче тапкыр җиңде, бу ярышлар өчен ул рекорд күрсәткеч.

Барлыгы быелгы узышта "КАМАЗ-Мастер"дан дүрт экипаж катнашкан иде: № 501 - пилот А.Мәрдиев, штурман А.Беляев, механик Д.Свистунов, №505 - пилот Э.Николаев, штурман Е.Яковлев, механик В.Рыбаков, №513 - пилот Д.Сотников, штурман Р.Әхмәдиев, механик И.Леонов, №515 - пилот А.Шибалов, штурман Р.Аматыч, механик И.Романов. "КАМАЗ"лыларның төп көндәшләре "IVECO", "MAN", "TATRA", "RENAULT" командалары булды.

http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: