Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«КАМАЗ-Мастер» узышчылары балалар өчен спектакль куйды

Чараны команданың җитәкчесе Владимир Чагин оештырды.

Данлыклы «КАМАЗ-Мастер» узышчылары базасында мобилизацияләнгән шәһәрдәшләребезнең балалары өчен бәйрәм чарасы үтте. Аны команданың җитәкчесе Владимир Чагин оештырды. Биредә малайлар һәм кызлар өчен экскурсия үткәрделәр. Аның барышында узышларда катнашучы КАМАЗ машиналарын күрсәттеләр, легендар коллективның казанышлары хакында сөйләделәр. 

Моннан тыш, «КАМАЗ-Мастер» узышчылары үзләренең гаилә әгъзалары белән берлектә, балалар өчен театральләштерелгән тамаша да күрсәтте. Кичәнең төп геройлары Кыш бабай һәм Кар кызы исә кечкенәләрне Яңа ел күчтәнәчләре белән сөендерде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КАМАЗ