Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“КАМАЗ-Мастер”дан җиңү көтәбез

Шәһәребезнең генә түгел, илебезнең данлыклы командасы "КАМАЗ-Мастер" яңа елга бәйрәм итеп түгел, зур ярышларга әзерлек эшләре белән каршылый. 2 гыйнварда команда спортчылар, механиклар һәм штурманнар Дакар ярышларына китәләр. Моның белән беррәттән "Ефәк юлы" ярышларына да әзерлек эшләре бара.

Халыкара "Ефәк юлы" ралли-марафоны 2018 елда маршрутны яңарта. Спорт экипажларының кире юнәлеш буенча барачаклары мәгълүм инде. Стар 15 июльдә Сиань шәһәрендә бирелә, ә финиш 29 июльдә Мәскәүнең Кызыл Мәйданында булырга тиеш.

Ралли-марафон җитәкчеләре тикшерү, ярышларны әзерләү төркеме маршрутны өйрәнә башлаган инде. Алар алдына маршрутны кыскарту бурычы куелган. Моннан тыш, махсус участоклардан техниканы күчереп йөртү өчен транспорт авиациясен куллану мөмкинлекләре дә өйрәнелә.

"2017 ел ралли нәтиҗәләре буенча Россия Президенты ярышларның оештыручыларның эшен югары бәяләде. Ул халыкара гуманитар эшчәнлекне үстерүдә һәм кешеләр арасындагы үзара аңлашуны ныгытуда проектның әһәмиятен ассызыклады. Без 2018 елда да ралли-марфон халыкара дәрәҗәдә матур спорт вакыйгасы булыр дип ышанабыз. Ул спортчылар һәм командалар өчен генә түгел, планетадагы миллионлаган телевизор караучылар өчен дә зур бәйрәм булачак", - диде халыкара ралли җитәкчесе Владимир Чагин.

Бу чыннан да шулай. 2017 елда дөньяның 196 иленең 60 эре медиахолдингы раллиның мөһим этапларын зәңгәр экраннан күрсәтте. Белгечләр әйтүенчә, ярышларны 2,5 миллиардка якын кеше караган. Узган елда йөк машиналары арасында "КАМАЗ-Мастер"ның Дмитрий Сотников экипажы җиңү яулаган иде. Бу юлы да "КАМАЗ-Мастер" үзенең җанатарларын җиңү шатлыгы белән сөендерер дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев