Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“КАМАЗ” Mercedes заводы төзи

"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте "Есипово" индустриаль паркында (Подмосковьеда) Россиядә Mercedes заводы төзүдә катнаша. Завод нигезенә беренче таш салу тантанасында Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьёв, сәүдә-сәнәгать министры Денис Мантуров, Daimler AG компаниясе вице-президенты Райнер Рюсс, "Мерседес-Бенц РУС" компаниясе генераль директоры Ян Мадея һәм башкалар катнашты.

Әлеге проектны тормышка ашыруда "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте инвестицион партнер буларак катнаша. Бу заводны төзү турында карар 2017 елның февралендә кабул ителгән иде. Бу документ нигезендә барлыкка килгән завод Россиядә Mercedes-Benz җиңел машиналарын тулысынча үзебездә ясарга мөмкинлек бирә. Автомобильләр 2019 елда җитештерелә башларга тиеш. Биредә елына 20 меңнән артык автомобиль җитештерергә планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев