“КАМАЗ” нәтиҗәле эшли
Автогигант 2018 елның 5 айда эш нәтиҗәләрен игълан итте.
Быел 14,3 мең йөк машинасы җитештерелгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1 меңгә күбрәк. Двигательләр заводы һәм “КАММИНЗ КАМА” уртак предприятиесе төп конвейрга һәм башка кулланучыларга 3,7 мең двигатель һәм көч агрегаты җибәргәннәр. Бу күрсәткеч 2017 елның шул чорына караганда 29%ка артык. Агымдагы елның маенда 1,7 миллиард сумлык запас частьләр сатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев